Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лиана Әхмәтова, контрольдә тотылучы зат мөрәҗәгате буенча, «Дока» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә карата консультация үткәрде.
Профилактик чара «Инспектор» платформасында видео-конференц-элемтә кулланып үткәрелде.
Консультация бирү - контрольдә тотылучы затларның һәм аларның вәкилләренең дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләре буенча контроль (күзәтчелек) органы вазыйфаи затының аңлатмалары («РФдә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 № 248-ФЗ Федераль законның 50 маддәсе) нигезендә алып барыла.
Чара барышында оешмалар компетенциясе чикләрендә куелган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.