«Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча Олимпиада дәвам итә

2024 елның 11 октябре, җомга

Гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен уздырыла торган республика Олимпиадасының беренче этабы тәмамланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ведомство буйсынуындагы районнар һәм Казан шәһәре мәктәпләрендә булалар. Укучыларның Олимпиадага кызыксынуын арттыру максатыннан, хезмәткәрләр үткән елгы Олимпиада нәтиҗәләре, приз фонды һәм Олимпиада җиңүчеләргә ача торган мөмкинлекләр турында сөйләделәр.

Чаралар Олимпиаданың икенче этабына үткән 8-11 сыйныф укучылары белән уздырыла. Хезмәткәрләр Олимпиаданың калган этапларын үткәрү тәртибе һәм формасы, иҗади бирем - эссе формасындагы иншаны үтәүгә таләпләр турында аңлаталар. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләрен, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Карарын искә төшерәләр.

Укучыларга рус һәм татар телләрендә үткән еллар эсселары җыентыклары бирелде. Чаралар вакытында мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International