Балтач муниципаль районының Нуринер авылы гражданнары белән чираттагы очрашу уздырылды. Алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар үткәрелде.
Халыкка күчмә кабул итү турында җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша алдан хәбәр ителгән иде.
Барлык сорауларга да эшмәкәрләр һәм авыл халкы эчтәлекле җаваплар алды.
Чарада катнашучылар оештыручыларга үткәрелгән чара, файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр һәм авыл халкының мондый чараларга мохтаҗ булуын билгеләп үттеләр.