2024 елның 24 октябрендә Әтнә муниципаль районының Комыргуҗа авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Халыкка алда торган кабул итү турында белдерүләр аша хәбәр ителде.
Очрашуда гражданнар мөрәҗәгатьләрен карадылар, товарлар сату һәм хезмәт күрсәтү вакытында гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча кулланучыларга консультацияләр үткәрделәр, нигездә техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алуга, товар алмашу вакытын бозуга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.
Чара барышында кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат белән буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.