Росалкогольрегулирование”катылыгы 28% тан артыграк булган спиртлы эчемлекләрнең минималь бәясен үзгәртә

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе

“Росалкогольрегулирование” катылыгы 28% тан артыграк булган алкогольле продукциянең яңа минималь бәяләрен билгеләргә ниятли. Экспертлар 2013 елның 22 октябреннән 6 ноябрьгә кадәр ведомствога әлеге мәсьәлә буенча үз тәкъдимнәрен җибәрә алачак. Шуннан соң алар боерык проектын җәмәгатьчелекнең фикер алышуына чыгарырга тиеш.

“Росалкогольрегулирование”дән хәбәр ителгәнчә, минималь бәяләрне яңадан карау иң элек 2014 елда катылыгы 9% тан зуррак булган алкогольле продукциягә акциз ставкасының артуы (сусыз спиртның бер литры өчен 400 дән 500 сумга кадәр) белән бәйле.

2014 елда газ һәм электр энергиясенә тарифларның 2013 ел башы белән чагыштырганда артуы, шулай ук азык чималыннан этил спиртын җитештерүдә ашлык катнашмасы сыйфатында кулланыла торган арыш, бодай һәм арпа бәясенең, коньяк һәм шәраб дистиллятларын җитештерү өчен чимал булып торган виноград бәясенең үзгәрүе дә  бәяләрне яңадан карауга сәбәп булып тора.

Шуны да исегезгә төшерик: “Росалкогольрегулирование”нең 13 декабрь, 2012 елгы боерыгы нигезендә,  катылыгы 28% тан артыграк булган аракының, ликер-аракы эчемлекләре һәм башка алкогольле эчемлекләрнең (коньяктан, бренди  һәм шәраб, виноград, җимеш, коньяк, кальвадос, виски дистиллятларыннан тыш) ваклап сатудагы минималь бәясе, катылыгына карап, төрлечә булырга һәм әзер продукциянең 0,5 литры өчен 123 тән 264 сумга кадәр тәшкил итәргә тиеш.

Ә инде, коньяктан тыш,  брендиның һәм шәраб, виноград, җимеш, коньяк, кальвадос, виски дистиллятларыннан эшләнгән башка алкогольле продукциянең ваклап сатудагы минималь бәясе әзер продукциянең 0,5 литры өчен 250 сум, коньякныкы –  280 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International