Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Песчаные Ковали авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Авылларда күчмә кабул итүләргә һәрвакыт ихтыяҗ зур – алар гражданнарга авылдан читкә чыкмыйча гына күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Кабул итүгә килүчеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, товарларны гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы беткәч тә кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч әйберләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар, алкоголь продукциясен сату вакытын чикләү мәсьәләләре кызыксындырды.
Аралашу кызыклы һәм мәгълүматка бай булды. Тыңлаучылар кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә квалификацияле җаваплар алдылар.
Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.