Олимпиаданың өченче турына әзерләнәбез

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына 2024 елгы Республика Олимпиадасының йомгаклау өченче турына узган укучылар белән очрашулар үткәрделәр.

Олимпиаданың ике этабын бәяләү нәтиҗәләре буенча өченче турга Яр Чаллы территориаль органы карамагындагы районнардан 28 укучы үтте.

Бүлек белгечләре Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясенә факультатив дәрескә бардылар, анда Олимпиадада катнашучылар белән индивидуаль эш алып бардылар. Укучылар белән очрашуның максаты - «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законын, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге башка норматив актларны тирәнрәк һәм җентекләбрәк аңлату. Олимпиада конкурсантлары белән практик бирем - кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ситуацион бурычларны хәл итүне тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International