Арча районының Яңасала авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу булды

2024 елның 8 ноябре, җомга

2024 елның 07 ноябрендә Арча муниципаль районының Яңасала авылы авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина авыл халкы белән очрашты.

Очрашуда сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыру, эшне башкару срокларын бозу, кредитлау вакытында өстәмә хезмәт күрсәтүдән баш тарту мәсьәләләре каралды. Бирелгән барлык сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә аңлатмалар бирелде.

Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде. Закон нигезләмәләрен аңлату барышында алар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Төрле конфликтлы ситуацияләр мисаллар рәвешендә тикшерелде.

Халыкның кулланучылар грамоталылыгын киңәйтү өчен «Вестник потребителя Татарстана» газетасын да тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International