Саба районы күпфункцияле хзәгендә консультация өстәле оештырылды

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Байлар Сабасы бистәсенең күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды. Катнашучылар кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар. Чараны уздыруның төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру.

Катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән актуаль темаларга мәгълүмат буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International