Кукмара районының Ятмас-Дусай авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

2024 елның 12 ноябрендә Кукмара районының Ятмас-Дусай авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгече эксперты Илшат Бәдретдинов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләргә кагылдылар, атап әйткәндә, сыйфатсыз товарларны сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International