Сокуры авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

2024 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Сокуры авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде. 

Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында сөйләштеләр.

Гражданнарны күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, атап әйткәндә, сыйфатсыз товарларны сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре һәм башкалар нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче авылның муниципаль хезмәткәрләре өчен дә семинар үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча кергән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International