«Биектау FM»да «Коррупциягә каршы көрәш» темасына аудио репортаж уздырдылар

2024 елның 15 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Биектау FM» радиосына репортаж яздыруда катнашты. Тапшыру дәвамында коррупциягә каршы көрәш турында сөйләштеләр.

Коррупция иҗтимагый процессларга тискәре йогынты ясый, инвестиция климатының начараюына, ярлылыкның таралуына, халыкның әхлагының кимүенә китерә, милли иминлеккә һәм илнең нәтиҗәле социаль-икътисадый үсешенә карата куркыныч тудыра.

Коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәш аның реаль торышын, механизмнарын, барлыкка килү һәм яшәү шартларын, конкрет сәбәпләрен белмичә мөмкин түгел.

«Биектау FM» җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә кулланучылар базарында хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International