Кубассы авылында гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату һәм гражданнарга кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультация бирү максатында Чистай районының Кубассы авылы халкы белән очрашу оештырды.

Кабул итүдә катнашучы гражданнар үтенече буенча, товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучылар хокукларын, кулланучының товар җитешсезлекләренә карата таләпләр кую срокларын, шулай ук башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләре ачыкланганда кулланучы хокукларын һәм башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен бетерү срокларын карадылар.

Чара барышында җирле җитештерүчеләрнең продукциясе һәм хезмәтләре сыйфаты, товарларның аерым төрләрен мәҗбүри маркировкалау турында  сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International