Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Баландино авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
Халыкны кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр борчыган. Килгән сорауларга барлык катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезендә җаваплар алдылар.
Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар тәкъдим иттеләр.