Кайбыч муниципаль районында күчмә киңәшмә

2013 елның 25 октябре, җомга

2013 елның 23 октябрендә Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч авылында муниципаль районда кулланучылар базарының торышы һәм аны үстерү проблемалары буенча хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрелде. Чарага җирле товар җитештерүчеләр дә чакырылды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов “Кайбыч муниципаль районда кулланучылар базарының торышы һәм аны үстерү проблемалары турында” дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Аның чыгышы барышында районның кулланучылар базарындагы хәлләр, җитештерүчеләр белән сәүдә өлкәсе вәкилләре арасында үзара мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре яктыртылды, Кайбыч муниципаль районында алкогольле продукция базарының торышы турында тәфсилле мәгълүматлар җиткерелде, республиканың башка районнары белән чагыштырып, алкогольле продукция һәм сыра сату күләмнәре буенча мәгълүматлар китерелде, бу юнәлештәге проблемалар искәртелде. Ф.Хамматов шулай ук кулланучылар базарында, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә  закон бозуларга юл куймау, мондый очракларны кисәтү мәсьәләләре буенча Кайбыч муниципаль районы прокуратурасы һәм Эчке эшләр министрлыгы органнары белән уртак контрольлек эшенә тукталып үтте. Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары районның сәүдә предприятиеләрендә социаль әһәмиятле товарлар ассортиментын саклау, сатыла торган продукциянең сыйфаты һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы, социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына тәкъдим ителә торган өстәмә сәүдә хакларын бозмау мәсьәләләрен аерым игътибар үзәгенә алды.

Ф.Г.Хамматов күчмә чара кысаларында шулай ук район территориясендә урнашкан сәүдә объектларында булып, товарлар ассортиментына һәм аларның киштәләргә урнаштырылу рәвешенә, киштәләргә, алкогольле продукция, сыра һәм социаль әһәмиятле товарлар бәяләренә, этикеткаларына аерым игътибар итте. Моннан тыш Фәннур Гәптелбәр улы кулланучыларның нинди продуктларга күбрәк өстенлек бирүләрен ачыклау йөзеннән җирле халык белән аралашты. Күчмә чара барышында Ф.Хамматов муниципаль районда яшәүчеләрне кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International