РФ Президенты Владимир Путин кайбер салымнар, акцизлар, дәүләт пошлиналары һәм иминият кертемнәрен түләүдә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан законга кул куйды.
Россия Хөкүмәте инициативасы белән чыккан Документ РФ Салым кодексына төзәтмәләр кертә һәм Дәүләт Думасына 2025-2027 елларга федераль бюджет проекты белән бер үк вакытта кертелгән "бюджет пакеты"ның бер өлеше булып тора.
Законда 2025 елга билгеләнгән этил спиртына, спиртлы продукциягә, этил спиртының күләм өлеше 18% тан артыграк булган алкогольле продукциягә, сидр, пуаре, әче бал һәм сырага, шулай ук акцизлар ставкаларына РФ Социаль-икътисадый үсешенең төгәлләштерелгән фаразын исәпкә алып, акциз ставкаларына төзәтмәләр кертү карала.
2025 елда этил спиртына һәм спиртлы продукциягә акциз 1 литр сусыз спирт өчен 740 сум тәшкил итәчәк, 2026 елда — 770 сум, 2027 елда — 801 сум. 2024 ел мәгълүматлары буенча, акциз ставкасы 1 литр өчен 643 сум тәшкил итә.
2025 елда 18 градуска кадәр катылыктагы алкоголь продукциясенә акциз андагы этил спиртының күләм өлешенә 148 сум (2026 елда — 154 сум, 2027 елда — 160 сум) нисбәте буларак билгеләнәчәк.
18 градустан артык катылыктагы алкоголь продукциясе өчен 2025 елда акциз астындагы товарда булган 1 литр сусыз этил спирты өчен 740 сум тәшкил итәчәк, 2026 елда — 770 сум, 2027 елда — 801 сум.
Сидр, пуаре һәм әче балга акциз 2025 елда 1 литр өчен 30 сумга кадәр артачак, 2024 елда — 27 сум, 2026 елдан — 31 сум, 2027 елда - 32 сум.
0,5 градустан 8,6 градуска кадәр катылыкагы сырага акциз 2025 елда 1 литр өчен 30 сумга кадәр артачак, 2026 елда — 31 сумга, 2027 елда — 32 сумга. 8,6 градустан югары катылыктагы сырага акциз 2025 елда 1 литр өчен 56 сум итеп билгеләнде, 2024 елда 51 сум булган, 2026 елда — 58 сум, 2027 елда — 60 сум булачак.
Закон нигезендә, шикәрле алкогольсез эчемлекләргә акциз 7 сумнан 10 сумга кадәр арта. Шулай ук акциз астындагы дип танылмый торган эчемлекләр исемлеге төзәтелгән - аннан баетылган эчемлекләр һәм кваслар чыгарылган. Акциз гади сокларга, соклы эчемлекләргә, нектарларга, морсларга, сиропларга, сөткә, сөт продукциясенә, кисельләргә һәм үсемлек нигезендәге эчемлекләргә кагылмаячак.