Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре территориаль орган карамагындагы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районына барды.
Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре белән очрашуларда коррупциягә каршы көрәш турында сөйләштеләр.
Коррупция – ул хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, коммерцияле ришвәт бирү йә физик затның, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, үз вазыйфаи урыныннан акча, кыйммәтләр, башка мөлкәт яисә мөлкәти характердагы хезмәт күрсәтүләр рәвешендә файда алу, үзе өчен яисә өченче затлар өчен бүтән мөлкәти хокуклар алу максатларында бүтән законсыз файдалануы яки күрсәтелгән затка башка физик затлар тарафыннан законсыз рәвештә мондый файда бирү.
Коррупция иҗтимагый процессларга тискәре йогынты ясый, инвестиция климатының начараюына, халыкның әхлагы кимүенә китерә, милли иминлеккә һәм илнең нәтиҗәле социаль-икътисадый үсешенә куркыныч тудыра.
Коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәш аның реаль торышын, механизмнарын, барлыкка килү һәм яшәү шартларын, конкрет сәбәпләрен белмичә мөмкин түгел.
Сез эш көннәрендә коррупция фактлары турында мәгълүмат калдыра аласыз: дүшәмбе – пәнҗешәмбе 08:30дан 17:30га кадәр, җомга 08:30дан 16:15кә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «ышаныч телефоны»на +7 (987) 296-68-93 шалтырата аласыз.