Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова территориаль орган карамагындагы Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районына барды.
Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Көек авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашуда коррупциягә каршы көрәш турында сөйләштеләр.
Коррупция – ул хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, коммерцияле ришвәт бирү йә физик затның, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, үз вазыйфаи урыныннан акча, кыйммәтләр, башка мөлкәт яисә мөлкәти характердагы хезмәт күрсәтүләр рәвешендә файда алу, үзе өчен яисә өченче затлар өчен бүтән мөлкәти хокуклар алу максатларында бүтән законсыз файдалануы яки күрсәтелгән затка башка физик затлар тарафыннан законсыз рәвештә мондый файда бирү.
Коррупция җәмгыять тормышының барлык аспектларына тискәре йогынты ясый һәм конфликтлар һәм тотрыксызлык белән тыгыз үрелеп бара, социаль-икътисадый үсешне куркыныч астына куя.
Халык коррупциянең сәбәпләре, нәтиҗәләре белән танышты. Чара барышында коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән мәсьәләләр турында фикер алыштылар.