Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган мәгълүмати-аңлату акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль – инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлчәчәк Гафиятуллина ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кайбыч районы бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу уздырды. Белгечләргә коррупциянең нәрсә икәнлеге, аның төрләре һәм формалары, коррупцион җинаятьләр өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирелде.
«Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 6 статьясы нигезендә, коррупцияне профилактикалауның төп чарасы булып җәмгыятьтә коррупцион тәртипкә түземсезлек формалаштыру тора.
Коррупциягә каршы пропаганда шулай ук коррупциягә каршы торуның мөһим шарты. Ул коррупциягә каршы белем бирүне оештыру буенча дөньяга коррупциягә каршы караш формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрүне үз эченә ала.
Коррупциягә каршы тәрбия һәм пропаганда бурычларына гражданнарны коррупциянең асылы, сәбәпләре, нәтиҗәләре белән таныштыру, коррупция күренешләренә түземсезлекне хуплау, коррупциягә каршы көрәш мөмкинлекләрен күрсәтү керә.