Нурлат интернат-йортында халыкның социаль яктан зәгыйфь төркеме белән очрашу булды

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату буенча әңгәмә үткәрделәр.                

Очрашуның максаты - пенсионерларны Россия дәүләтендә кулланучының хокукый статусы белән таныштыру, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ничек яклануын сөйләү. Аралашу җылы шартларда узды, интернат-йортта яшәүчеләр очрашуга шатландылар, бик теләп аралаштылар һәм үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында чарада катнашучы гражданнар белән «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы Федераль закон нормалары һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдә туган башка мәсьәләләр каралды.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендә мәгълүмати материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International