Бүген Чаллыда узган “Эшлекле дүшәмбе”дә автомобиль төзүчеләр шәһәренең хәмер базары буенча рәсми статистика мәгълүматлары китерелде

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе

Бүген Чаллыда узган “Эшлекле дүшәмбе”дә автомобиль төзүчеләр шәһәренең хәмер базары буенча рәсми статистика мәгълүматлары китерелде. Әлеге мәгълүматлар 9 айда алкогольле продукция сатуның 4 процентка, шул ук вакытта аракы сатуның 16 процентка кимүен күрсәтә. “БИЗНЕС Online” газетасы хәбәрчесе ачыклаганча, тулаем алганда Татарстан буенча да шундый ук хәл күзәтелә: хәмер продукциясе сату 9 процентка кимегән. Хакимияттәгеләр аракы куллануның кимүен төрле социаль программаларга, хәмерне төнлә сатуны тыюга һәм халыкның сәламәт тормыш рәвешенә йөз тота башлавына бәйләп аңлатырга тырышса, экспертлар һәм җитештерүчеләр, бу чараларның нәтиҗәсе бик аз, кимү иң элек контрафакт продукциянең кискен артуына бәйле, дигән бердәм фикердә торалар.

Бүген автомобиль төзүчеләр шәһәрендә узган “Эшлекле дүшәмбе”дә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина шәһәрдә алкогольне куллануның кимүе турында хәбәр итте. 2013 елның 9 аенда Чаллыда алкогольле продукция 679 мең дал күләмендә сатылган, бу узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 96 процент тәшкил итә. Барыннан да элек аракы сату азайган – 342,2 мең дал күләмендә, ягъни узган елның шул ук чорына карата 84 процент күләмендә сатылган. Гәрчә шәһәрдә  лицензияле сәүдә нокталары 30 га артып, 435 кә җитсә дә. Ел башыннан бирле алардан республика бюджетына 4,8 миллион сум күләмендә дәүләт пошлинасы җыеп алынган.

“Төнге сәгатьләрдә хәмер сатуны тыю, шәһәрдә сәламәт тормыш рәвешен актив төстә пропагандалау – массакүләм спортны үстерү, велосипедта йөрүне киң җәелдерү, спорт мәйданчыклары булдыру тулаем алганда хәмер продукциясен сатуның кимүенә китерде”, – дип сөенеп сөйләде Вафина.

Хәер, аракы сату күләме түбәнгә тәгәрәсә дә, Чаллыда тулаем Татарстандагыга караганда күбрәк эчәләр. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә алкогольле продукция сатуның  җан башына   туры килә торган күләме 13,1 литр, ягъни узган елдагы дәрәҗәгә карата 96 процент (2012 елда – 13,7 л) тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International