Теләче районының Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 13 декабре, җомга

2024 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде.

Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру, гражданнарга кулланучылар хокукларын дәүләт һәм җәмәгать яклавының мөһим механизмнары турында мәгълүмат бирү.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров кулланучыга мәгълүмат һәм территориаль орган реквизитлары белән буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International