Республика Олимпиадасы номинантларын котлаулар башланды

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

17 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында 2024 елгы «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасы номинантларын  котлауларга старт бирелде.

Яр Чаллы территориаль органы җитәкчесе урынбасары Лилия Муллина номинантларга лаеклы бүләкләр тапшырды:

- Яр Чаллы шәһәренең 57 гимназиясе укучысы Полимова Полина Алексеевнага «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдәге казанышлары өчен» номинациясендә;

- Яр Чаллы шәһәренең «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 19 нчы урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Ерохина Анфиса Вячеславовнага – «Кулланучылар белемен алуда активлыгы һәм максатчанлыгы өчен» номинациясендә;

- Яр Чаллы шәһәренең Адымнар 59 нчы полилингваль гимназиясе укучысы Сираҗиева Азилә Ренат кызына «Җиңүгә омтылышы һәм кулланучылар законнарын өйрәнүе өчен» номинациясендә;

- КФУ Алабуга институтының «Университет» мәктәбе укучысы Закирова Әмирә Ремовна һәм Яр Чаллы шәһәренең «48 нче урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Хәкимҗанова Данияр Ришат улына «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдәге уңышлары өчен» номинациясендә;

- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Мусабай-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы Нуртдинова Дания Илсөяр кызына.

Лилия Муллина әлеге Олимпиадада катнашу өчен гариза биргән барлык укучыларга да рәхмәт белдерде. Олимпиаданың өченче турына чыккан укучыларга һәм аларны әзерләгән  педагогларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм, әлбәттә инде, әлеге Олимпиаданың номинантлары һәм җиңүчеләре булган укучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте. Үзенең котлау чыгышында ул Олимпиаданы оештыручыларның, укучылар белән турыдан-туры шөгыльләнгән педагогларның, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының үсеш һәм координация бүлеге белгечләренең җайга салынган эшен һәм һөнәри осталыгын югары бәяләде.

- Укучыларга Татарстан Республикасы үткәргән чараларда актив катнашулары, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрергә һәм Ватаныбызның лаеклы гражданнары булырга теләүләре өчен рәхмәт белдерәбез. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәребезне киләчәктә дә арттырырга, социаль грамоталы, җаваплы һәм игелекле кешеләр булырга, нык сәламәтлек һәм барлык башлангычларда уңышлар телибез, - диде Лилия Раифовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International