Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.
- Быел Олимпиада 12 нче тапкыр үткәрелде. Хәзер бүгенге Россиягә киң белемле, акыллы, грамоталы югары профессиональ кадрлар кирәк. Шунсыз без бу тиз үзгәрә торган һәм катлаулы дөньяда яши алмыйбыз. Сезгә киләчәктә дә хокук өлкәсендә, шул исәптән Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрегезне арттырырга, лаеклы Россия гражданнары, социаль грамоталы һәм җаваплы булуыгызны телибез, - дип ассызыклады олимпиаданың мөһимлеген Җәүдәт Йосыф улы үз чыгышында.
Тантанада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова, Олимпиада жюри рәисе, РФ һәм ТР атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты Юрий Митюшкин, жюри әгъзасы, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге башлыгы урынбасары Регина Николаева, призерлар һәм җиңүчеләрнең укытучылары катнашты.
Узган еллар олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар чараның мәртәбәле кунаклары булды:
- Дамир Исламов – иң беренче олимпиада җиңүчесе (2013 ел, Әлмәт районы), хәзер «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университетының дөнья икътисады һәм дөнья сәясәте факультетында фәнни хезмәткәр булып эшли, тарих фәннәре кандидаты, Мәскәү шәһәрендә яши;
- Мария Никифорова - 2017 елгы олимпиада җиңүчесе (Менделеевск шәһәре), КФУ тәмамлаган, коммерция структурасында эшли;
- Вероника Бирюкова - 2017 елгы олимпиада җиңүчесе (Казан шәһәре), РДУП аспиранты, гражданлык эшләре буенча судья ярдәмчесе булып эшли.
2024 елда «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына багышланган республика олимпиадасында 8-9 сыйныфлар арасында Мөслим лицее укучысы Әмирә Шәйхразиева абсолют җиңүче булды.
2024 елда «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына багышланган республика олимпиадасында 10-11 сыйныфлар арасында Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе укучысы Анастасия Рыженкова абсолют җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Саба урта мәктәбе укучысы Диләрә Әскәрова 8-9 сыйныфлар арасында I дәрәҗә олимпиада призеры булды.
10-11 сыйныфлар арасында I дәрәҗә олимпиада призеры булып Яр Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясе укучысы Евгения Горбунова танылды.
II дәрәҗә Олимпиада призерлары:
- 8-9 сыйныфлар арасында - ТР Арча районының Иске Кырлай мәктәбе укучысы Гөлнә Нотфуллина;
- 10-11 сыйныфлар арасында - Теләче муниципаль районының Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә мәктәбе укучысы Чулпан Сәгъдиева.
8-9 сыйныфлар арасында Түбән Кама шәһәренең 36нчы урта мәктәбе укучысы Ксения Карбонова III дәрәҗә призер булды, 10-11 сыйныфлар арасында Казанның 175нче гимназиясе укучысы Адилә Хисамиева җиңүче булды.
Балаларны олимпиадага әзерләгән укытучылар да игътибарсыз калмады. Алар да лаеклы бүләкләрен алдылар.