Яңа елга багышланган «Теләкләр чыршысы» акциясе изге гамәлләр кылырга әзер меңләгән кешене берләштерә. Алар хәйрия акциясендә катнашалар, балаларга изге теләкләрен үтәргә һәм Яңа елга бүләк алырга ярдәм итәләр.
Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева шәһәр Башкарма комитеты бинасында узган «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Ул самокат турында хыялланган 4 яшьлек Алина Гатауллинаның теләген үтәде. Гатауллиннар гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә, кызның әтисе махсус хәрби операция вакытында һәлак булган.
Бу һәрвакыт дулкынландыргыч момент - балачак хыялларының тормышыбызның мөһим өлешенә әверелүен күрү һәм синең бу тылсымның бер өлеше була алуыңны аңлау. Планетабыздагы барлык балалар да акыллы, сәламәт, бәхетле, тыңлаучан булып үссеннәр һәм могҗизаларга ышансыннар.