Әлмәт территориаль органында «кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча оештырылган Олимпиадада катнашучыларны бүләкләү булды

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына оештырылган Олимпиада номинантларын һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Олимпиада безнең республикада инде уникенче ел уздырыла. Олимпиада кысаларында алынган кулланучылар белемнәре укучыларга хезмәт күрсәтү һәм товарларның күптөрлелегендә ориентлашырга, дөрес сайлау ясарга өйрәнергә һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракларда эш итә белергә ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре номинантларга һәм Олимпиаданың өченче турында катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. 

«Кулланучылар белемен алуда активлык һәм максатчанлык өчен» номинациясендә призерлар:

- Лада Наумова – Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Эльвина Шәйдуллина – Лениногорск шәһәренең 10нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Алинә Бәдретдинова – Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының 7 нче гимназиясе укучысы;

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының 2 нче урта гомуми белем мәктәбе укучысы Снежана Семенычева «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдәге казанышлары өчен» номинанты булды.

«Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдәге уңышлары өчен» номинанты булып Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе укучысы Всеволод Касатов танылды.

Олимпиаданың өченче турында катнашучылар да истәлекле бүләкләр алды:

- Риана Суфиева - Әлмәт шәһәренең Р. Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиясе укучысы;

- Эльза Хәйбуллина - Әлмәт шәһәренең 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

– Алинә Гарайшина - Лениногорск шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Айтуган Хәмидуллин - Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының Куакбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы.                                                           

Аларның остазлары «Татарстан Республикасында кулланучылар белем бирү системасын үстерүгә өлеш керткән өчен» рәхмәт хатлары белән бүләкләнде:

 - Адеева Елена Владимировна - Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

- Сибгатуллина Венера Вәрис кызы - Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының 6 нчы урта гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

- Шәмсиева Лилия Тәлгать кызы - Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

- Багманова Виктория Александровна - Лениногорск шәһәренең 10нчы урта гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

- Галиева Әлфия Рамил кызы - Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының 7 нче гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

- Гарифуллина Розалия Рафаэль кызы - Әлмәт шәһәренең Р. Фәхретдин иесмендәге 1 нче гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.;

- Латыйпов Рузал Рәфис улы-Әлмәт шәһәренең 17 нче урта гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

- Якупова Ольга Николаевна - Лениногорск шәһәренең 4 нче урта гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

- Мансурова Зөлфирә Расих кызы - Лениногорск районының Куакбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. 

Укучыларга укуларында уңышлар, киләчәктә дә җиңүләр теләделәр, беркайчан да ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, максатчан булырга, үсәргә теләделәр.   Ә укытучыларга балаларны Олимпиадага әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International