Республикада ел саен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасы уза. Олимпиада нәтиҗәләре муниципаль берәмлекләрнең тәрбия эше буенча эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге рейтингына кертелгән. Быел Олимпиадада Чистай территориаль органы карамагындагы районнардан751 укучы катнашты.
2024 елгы Олимпиада нәтиҗәләре буенча Чистай районының 16нчы урта гомуми белем мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Кристина Родионовская һәм Нурлат шәһәренең 9нчы урта гомуми белем мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы София Севрюгина «Кулланучылар белемен алуда активлык һәм максатчанлык өчен» һәм «Җиңүгә омтылыш һәм кулланучылар законнарын өйрәнү өчен» номинацияләрендә призерлар булдылар. Алар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасында кулланучылар белемен үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов исеменнән укучыларны Олимпиадага әзерләгән укытучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.