Арча территориаль органында республика Олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү турында

2024 елның 27 декабре, җомга

Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

Олимпиада безнең республикада инде уникенче ел уздырыла. Мәктәп укучыларының алган кулланучылар белемнәре аларга күптөрле хезмәтләр һәм товарлар буенча ориентлашырга, дөрес итеп товарлар сайларга өйрәнергә һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракларда эш итә белергә ярдәм итәчәк.

Олимпиаданың 1 этабы www.tatzpp.ru сайтында тест формасында дистанцион рәвештә узды;

2 этап шулай ук дистанцион рәвештә, кулланучылар хокукларын яклауга бәйле темага эссе язу формасында узды.

3 этап - тест формасында, аннары катнашучылар белән әңгәмә формасында узды, анда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге ситуацион сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина тантаналы рәвештә призерларга һәм аларның остазларына грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. 

Төрле номинацияләрдә түбәндәгеләр призерлар булдылар:

- Инсаф Сабиров - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Разъезд-Корса төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Әминә Сафиуллина - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицей укучысы;

- Артем Тарасов - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Мәликә Сибгатуллина - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Советлар Союзы Герое Б. С. Рәхимов исемендәге Книн төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Артем Александров - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Салавыс күп профильле лицее укучысы;

- Зилә Шәяхмәдова - Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Г.Г. Гарифуллина исемендәге Ядыгәр авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы.

Аларның остазлары «Татарстан Республикасында кулланучылар белем бирү системасын үстерүгә өлеш керткән өчен» рәхмәт хатлары белән бүләкләнде: 

- Владимирова Лилия Мансур кызы - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Разъезд-Корса төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме, география һәм инглиз теле укытучысы;

- Вәлиева Алсу Азат кызы - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

- Чириков Александр Геннадьевич - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы;

- Сибгатуллина Гөлшат Наил кызы - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Советлар Союзы Герое Б. С. Рәхимов исемендәге Книн төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

- Нәкыйпов Айдар Рафаэль улы - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Салавыс күппрофильле лицееның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

- Башарова Рәмзия Ваккас кызы - Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Ядыгәр авылының Г.Г. Гарифуллина исеменәге урта гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International