Аксубай районының «Сельская новь» газетасы үз укучыларына «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына уздырылган уникенче республика Олимпиадасы һәм район мәктәпләре укучылары арасында җиңүчеләр турында сөйләде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Ирина Ершова Аксубайның 3 нче урта мәктәбе укучысы Азалия Сафинага Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның грамотасын тапшырды. Олимпиаданың өченче этабына онлайн-әңгәмә формасына ведомство буйсынуындагы районнардан 105 катнашучы үтте. Азалия биремнәрне уңышлы үтәде һәм Олимпиада призерлары рәтенә керде. Азалиянең остазы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Удиярова кулланучылар белемнәре системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шулай ук түбәндәге укучылар төрле номинацияләрдә олимпиада призерлары булдылар:
Чирмешән районы буенча:
– Азалия Максумова - Чирмешән лицее укучысы;
- Алия Галимова - Күтәмә урта мәктәбе укучысы.
Түбән Кама районы буенча:
- Ксения Краснова - 36нчы урта мәктәп укучысы;
- Линара Баһаветдинова - 14 нче лицей укучысы.