Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада призерларын бүләкләделәр

2024 елның 28 декабре, шимбә

Яшел Үзән муниципаль районының Нурлат урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы призерларын бүләкләү тантанасы узды.

Нурлат мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Рузана Мовсесян «Кулланучылар законнары тарихын өйрәнүдәге уңышлары өчен» номинациясендә грамота алды.

Яшел Үзән шәһәренең 9 нчы лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Азалия Хөснетдинова «Кулланучылар белемен алуда активлыгы һәм максатчанлыгы өчен» номинациясендә грамота алды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек җитәкчесе Алсу Хөснетдинова тантаналы шартларда олимпиада призерларын котлады, киләчәктә уңышлар теләде һәм грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.  

Укучыларның күрсәткән яхшы нәтиҗәләре - аларны әзерләгән, олимпиада вакытында балаларга ярдәм иткән укытучыларның да хезмәте. Татарстан Республикасында кулланучылар белем бирү системасын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның Рәхмәт хатлары белән түбәндәге укытучылар бүләкләнделәр: 

- Нурлат мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Абзалова Светлана Сергеевна;

- Яшел Үзән шәһәренең 9 нчы лицеенда җәмгыять белеме укытучысы Трофименко Юлия Александровна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International