Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясендә укучыларның йолдызлы сәгате сукты

2024 елның 28 декабре, шимбә

2024 ел азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясеннән «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада номинантларына һәм Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе педагогларына Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бүген Алла Богатовны, Әлфия Зәйнетдинованы, Александр Ликандреевны, Ксения Потапованы, Әмин Салиховны, Эльмира Шакированы хөрмәтләделәр.

Аларның остазлары - педагоглар Фәттахова Лилия Сабирҗан кызы һәм Гыйматдинов Руслан Рәфис улы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов исеменнән Татарстан Республикасында кулланучылар белемен үстерүгә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International