Узган атнада Казан территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге 12 контрольлек чарасы үткәрде. Нәтиҗәдә алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне бозуның 1 очрагы, махсус рөхсәттән (лицензия) башка гына алкогольле продукция сатуның 2 очрагы ачыкланды, №294-ФЗ (“Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында”) кысаларында планлы һәм планнан тыш 4 тикшерү үткәрелде, стационар булмаган сәүдә объектларында (киосклар) алкогольле продукция сатуның 5 очрагы (законсыз төстә сатуга чыгарылган барлыгы 700 литрдан артыграк күләмдә сыра һәм сыра эчемлекләре алынды) билгеләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчелеге тарафыннан эшмәкәрләр белән очрашуларда алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә гамәлдәге законга кертелгән үзгәрешләр даими җиткерелеп килә. Әмма, тормыш күрсәткәнчә, эшмәкәрләрнең кайберләре закон таләпләрен белми һәм аларны үтәми.
Шуны тагын бер кат искә төшерергә кирәк дип саныйбыз: “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясы нигезендә, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару яки оператив идарә хокукында яисә арендага алынган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә ия булырга тиеш.
“Сәүдә хезмәтләре күрсәтү. Сәүдә предприятиеләрен классификацияләү” ГОСТ Р 51773-2009 һәм “Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләти җайга салу нигезләре турында” 28.12.2009 ел, №381-ФЗ Федераль закон нигезендә, стационар сәүдә объекты – бинадан яки бинаның бер өлешеннән, корылмадан яки корылманың бер өлешеннән торган (бу бина (корылма нигезенә нык итеп тоташтырылган) һәм инженерлык-техник челтәрләргә тоташтырылган сәүдә объекты ул.
“Күчемсез милекнең дәүләт кадастры турында” 24.07.2007 ел, №221-ФЗ Федераль закон нигезендә, сәүдә павильонының кадастр паспортына ия булуы аның кадастр учетына куелганлыгы һәм дәүләт күчемсез объектлар кадастрына кертелгәнлеге турында сөйли.
Шуны да хәбәр итәбез: хәзерге вакытта сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату эшчәнлеген лицензияләү гамәлдәге законда күздә тотылмаган.