Әлеге чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында 2013 елның 29 октябрендә иртән үк башланды. Иртәнге рейд нәтиҗәсендә (алкогольле продукция сатучы 18дән артыграк сәүдә предприятиесе тикшерелде) 2 сәүдә ноктасында алкогольле продукция сату вакытын чикләүне санга сукмыйча хәмер сатылуы ачыкланды.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Казан ш. Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы эшчәнлек идарәсе хезмәткәрләре (башкалабызның Совет районы буенча эшләүче) белән 29 ыннан 30 октябрьгә каршы төндә үткәрелгән төнге уртак рейд нәтиҗәсендә 7 предприятие тикшерелде, шуларның берсендә 22.00 сәгатьтән соң алкоголь сату очрагы билгеләнде.
2013 елның 30 октябрь иртәсендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы эшчәнлек идарәсе хезмәткәрләре (башкалабызның Мәскәү районы буенча эшләүче) белән уртак эш нәтиҗәсендә махсус рөхсәттән – лицензиядән, документлардан башка гына, шешәләргә тутыру датасы күрсәтелмәгән, шикле билгеләргә ия булган федераль маркалы алкогольле продукция сату очрагы билгеле булды. Барлык алкогольле продукция алынды, һәм ул экспертизага җибәреләчәк.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан оештырылган “Алкоголь” операциясенең беренче көннәре йомгагы “эш”нең дәүләт контрольлек органнарына да, хокук саклау органнарына да җитәрлек булуын күрсәтә. Кызганычка, законның бар икәнен дә белмәүчеләр бездә байтак шул әле.