Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында тагын бер теләкне үтәде

2025 елның 3 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты һәм рәсем ясарга, ябыштырырга, пазллар җыярга һәм әкиятләр тыңларга яраткан өч яшьлек Кәримнең хыялын тормышка ашырды. Хәзер сабыйның үз сәләтләрен үстерү һәм ата-аналарын уңышлары белән сөендерү өчен иҗат итәргә кирәкле бөтен нәрсәсе булачак. Җәүдәт Әхмәтханов Кәрим һәм аның әти-әнисе белән видеоэлемтә аша аралашты. Бүләкләрне Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова тапшырды.

Ә тиздән малай абый булачак - бу яңа ел могҗизасына тагын да күбрәк тылсым өстәгән шатлыклы вакыйга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International