Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Үрнәк авыл җирлегенең Үрнәк бистәсендә гражданнарны кабул иттеләр.
Халыкны сыйфатсыз товарлар, аерым алганда азык-төлек товарлары сатып алганда кулланучылар хокуклары кызыксындырды. Товарга касса чегы булмаганда нишләргә кирәклеге, тиешле сыйфатлы товарларны кайтару сроклары турында сөйләделәр. Алкоголь продукциясен һәм яраклылык срогы чыккан товарларны сатуга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Барлык сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә квалификацияле җаваплар алдылар.
Җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керә торган өлкәләрдә халыкның проблемаларын хәл итү максатларында, гражданнар белән очрашудан соң авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы кануннарның төп нормаларын аңлатып уку-семинар үткәрелде. Территориаль орган практикасыннан мөрәҗәгатьләрне карау мисаллары китерелде.
Чарада катнашучыларның барысына да «Кулланучы өчен белешмәлек» буклетлары, «Татарстан кулланучы хәбәрләре» газетасының чираттагы саны таратылды.
Гражданнар һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре очрашу барышында алган белемнәре һәм үзләрен борчыган сорауларга җаваплары өчен катнашучылар рәхмәт белдерделәр.