Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Александровка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләргә кагылдылар, аерып әйткәндә, сыйфатсыз товарларны сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча кергән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.