Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2024 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2025 елга бурычлар куюга багышланган йомгаклау киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Инспекция җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов үз чыгышында башкарылган эшләргә йомгак ясады, төп казанышлар һәм кыенлыклар турында сөйләде, киләсе елда инспекциянең алга таба үсеше өчен өстенлекле юнәлешләр билгеләде. Киңәшмәдә катнашучылар алкоголь базарын җайга салуга, легаль булмаган продукциягә каршы көрәшкә, кулланучылар хокукларын яклау, контрольнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм башка ведомстволар белән үзара хезмәттәшлеккә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.