Теләче районының Алан авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2025 елның 7 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Алан авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру, гражданнарга кулланучылар хокукларын дәүләт һәм җәмәгать яклавының мөһим механизмнары турында мәгълүмат бирү. Чара азагында кулланучыларга территориаль орган контактлары белән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International