Олы Колга авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Колга авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. 

Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, атап әйткәндә, сыйфатсыз товарларны сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләренә аңлатмалар бирелде.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча кергән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International