Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Дөбъяз авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Авыл халкы үзләрен кызыксындырган проблемалар буенча консультацияләр алды, алар нигездә сәүдә өлкәсенә кагыла иде:
- сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару,
- сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәт,
- товар турында тулы булмаган мәгълүмат бирү,
- гарантияле ремонт үткәрү сроклары.
Шунда ук авыл җирлеге белгечләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар уздырылды.
Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газеталары таратылды.