Халык белән әңгәмә

2025 елның 14 феврале, җомга

2025 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Качелино авылы гражданнары белән территориаль орган компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча очрашу үткәрде. Чара кысаларында авыл халкыннан дистанцион сәүдә, сыйфатсыз товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары, сыйфатның һәм тулаем товарның заказ бирелгәнгә туры килмәве һәм башкалар турында сораулар бирелде.

Барлык сораулар буенча гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле җаваплар бирелде.  

Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр буенча семинар үткәрелде.

Чарада катнашучыларга мәгълүмати белешмәләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саны тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International