Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов ваклап сатуга керә торган алкоголь продукциясен контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Марина Прошинаны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләде.
Әлеге бүләк күпьеллык намуслы хезмәте, оешманы үстерүгә керткән зур өлеше һәм югары күрсәткечләргә ирешүе өчен бирелде.
Марина Александровна инспекциядә 25 елдан артык эшли, үзен җаваплы һәм инициативалы хезмәткәр итеп күрсәтә. Медаль тапшыру Марина Прошинаның коллектив алдындагы казанышларын тану булды.
Котлыйбыз!