Татарстанда ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» дип аталган программа башланды. Аны Рөстәм Миңнеханов игълан итте. Программаның максаты - дәүләт һәм муниципаль идарә системасындагы вазыйфаларны биләү өчен перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.
Барлык кирәкле мәгълүмат интернет-сайтта урнаштырылган: https://batyrlar-rt.ru
Конкурс буенча сайлап алу 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. Апрельдә идарә итү потенциалын һәм интеллектуаль үзенчәлекләрне бәяләүгә тест үткәреләчәк. Әңгәмәләр, биремнәр булачак, аннары укулар башланачак.
- Хөрмәтле ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар! Сезнең «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында актив катнашуыгызга исәп тотам. Ул республикабызның һәм илебезнең алга таба үсеше һәм чәчәк атуы өчен сезнең идарә итү потенциалыгызны һәм лидерлык сыйфатларыгызны ачуга юнәлдерелгән, - диде Татарстан рәисе.