Хокук саклау органнары “Алкоголь” операциясен даими үткәреп килә. Чараның төп максаты – республикабызның хәмер базарында хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе бу чараларда актив катнаша.
Шуны искәртеп үтәргә кирәк: уздырылачак операция турында массакүләм мәгълүмат чараларында алдан ук белдерелеп куелса да, кайбер адәмнәр, оятсызлыкның чик ноктасына җитеп, үзләренең җинаятьчел гамәлләрен “Алкоголь” операциясе үткәрү чорында да туктатмый.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган операция барышында “Казан-Оренбург” автомобиль юлының 352 һәм 359 нчы чакрымнарында Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне ташу фактлары билгеләнде, 1000 литрдан артыграк күләмдә хәмер законсыз әйләнештән алынды.
Моннан тыш Лениногорск шәһәренең Степная урамында урнашкан кибеттә дә Казахстан Республикасыннан китерелгән алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.
Әлмәт шәһәренең (Урсалы мкр.) Садовая урамында федераль махсус маркалары ялган булган, алкогольле продукцияне ваклап сату хокукы бирүче төп документка – лицензиягә ия булмаган килеш кенә “**** озер” аракысын сату очрагы билгеләнде.
Шулай ук Саба районының Мичәнбаш авылы, Мамадыш районының Омар авылы, Менделеев районының Старое Гришкино авылы кибетләрендә алкогольле продукцияне лицензиясез һәм тиешле документларсыз сату очраклары билгеле булды.
Саба районының ике кибетендә хәмер сату тыелган территорияләрдә алкогольле продукция сату фактлары ачыкланды.
Алабуга шәһәрендә Т.Гыйззәт урамындагы һәм Минзәлә шәһәренең К.Маркс урамындагы сәүдә нокталарында балигъ булмаганнарга сыра сату очраклары билгеләнде. Моннан тыш республиканың күп кенә районнарында алкогольле продукция сату вакытын чикләү чорында хәмер сату һәм шәхси хуҗалыкларда куылган көмешкә сату фактлары ачыкланды.
Закон бозучыларга карата тиешле процессуаль документлар тутырылды. Гаепле затлар җинаять һәм административ кодекслар нигезендә җаваплылыкка тартылачак.