Мәктәп укучылары өчен олимпиада

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

“Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча олимпиадада катнашучылар игътибарына!

Олимпиаданың оештыру комитеты һәм жюри сорау-җавап рәвешендә онлайн-режимда уздырылган олимпиаданың икенче турына йомгак ясады.

Ике тур йомгаклары буенча 50 һәм аннан күбрәк балл җыеп, конкурсның өченче этабына чыгучыларны котлыйбыз!

Шуны да игътибарыгызга җиткерәбез: III этап йомгаклау этабы булып тора һәм ул 2013 елның 14 ноябрендә Казанда үткәрелә.

Өченче турның конкурс биремнәрен имтихан рәвешендә үткәрү күздә тотыла.

Өченче турда катнашучыларга тормышта килеп чыгу ихтималы булган кулланучылар хокукларын бозуга бәйле хәлләр буенча биремнәргә, шулай ук билеттагы теоретик сорауларга җаваплар бирергә туры киләчәк.

Кулланучылар хокукларын яклау темасына кызыксыну күрсәтүләре, иҗатлары һәм җиңүгә омтылышлары өчен конкурста катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт белдерәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International