Декларантлар өчен мәгълүмат

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Игътибарыгызга шуны җиткерәбез: 2013 елның октябре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе форматындагы декларацияләрне кабул итү, расланылган графиклар нигезендә, 2013 елның 1,5,7,8,9 ноябрендә хәл ителәчәк.

Моннан тыш  “Росалкогольрегулирование” форматындагы алкогольле продукцияне ваклап сату күләмнәре турында декларацияләрнең, шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләре күләмнәре турында декларацияләрнең 23.08.2012 ел, №231 “Росалкогольрегулирование” боерыгы белән расланган Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнеше һәм (яки) куллану күләме, производство егәрлекләреннән файдалану турында декларацияләр тутыру тәртибенә туры китереп тутырылырга тиешлеген искә төшерәбез. Оешманың (хосусый эшмәкәр) “Росалкогольрегулирование” форматындагы декларациядә кирәкле мәгълүматларны чагылдырмавы яки тулысынча чагылдырмавы, шулай ук узган хисап чорында җибәрелгән хаталары (дөрес язмау) ачыкланган очракта оешма (хосусый эшмәкәр)  моңа кадәр тапшырылган декларацияләрдәге мәгълүматларны аныклаучы мәгълүматлардан (өстәмәләр) торган төзәтмә декларацияләр тапшыра.  

Тагын шунысы да бар: Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт сайтында (fsrar.ru) декларантның шәхси кабинетының функционал средстволары, оешма тарафыннан тапшырылган декларацияләрнең контрагентлар белән аермалыклары булганда, һәр хисап кварталы йомгаклары буенча аермалыкларны чагыштыру өчен җыелма файлны анализлау мөмкинлеге бирә.

“Росалкогольрегулирование” дән SMS-хәбәр алу буенча өстәмә мөмкинлек ачылуын да игътибарыгызга җиткерәбез. “Росалкогольрегулирование” мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта әлеге функционал тест режимында эшли, озакламый ул сәнәгатьтә эшләтелә башлаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International