Биектау муниципаль районының Мүлмә авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Мүлмә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Чара барышында халык үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алды. Мәсәлән, күпләрне чек булмаганда товарны кире кайтару моменты борчыды яки товарда җитешсезлек ачыкланса, ә гарантия вакыты бетсә, нишләргә?  Бу һәм башка бик күп нәрсәләрне авыл җирлеге халкы очрашуда белде.

Мондый чаралар ай саен төрле авыл җирлекләрендә үткәрелә, алар гражданнарга шәһәргә яки район үзәгенә чыкмыйча гына тиешле консультация алырга мөмкинлек бирә.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газеталары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International