2025 елның 9 мартында Казанда футбол матчы узган көнне алкогольне ваклап сатуны чикләячәкләр

2025 елның 7 марты, җомга

2025 елның 9 мартында, Казанда «Рубин» (Казан шәһәре) – «Спартак» (Мәскәү шәһәре) командалары арасында 2024-2025 еллар сезонының Россия Премьер – лигасы футбол матчы узган көнне, алкоголь продукциясен ваклап сатуга чикләүләр булачак. Территорияләр чикләрендә, шулай ук Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет, Чернышевский урамнарындагы сәүдә объектларында алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителми.    

Карар куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан кабул ителде. Алкоголь продукциясен сатуны тыю җәмәгать туклануы предприятиеләренә  кагылмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International