Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Арча шәһәре үзәк китапханәсе хезмәткәре белән бергә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары өчен очрашу үткәрде.
Студентларга кулланучылар хокукларын яклаучы законнар, сәүдә кагыйдәләре һәм аларны гамәлдә куллану ысуллары турында сөйләделәр. Катнашучылар территориаль орган эше һәм кулланучылар хокукларын яклау көненең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Студентлар җылылык, электр һәм суны экономияләү буенча файдалы киңәшләр алдылар. Территориаль орган эшеннән реаль мисаллар китерелде. Аларга товар сыйфатсыз булганда яки сыйфатлы товар алмашу зарурлыгы туганда нинди адымнар ясарга кирәклеген аңлаттылар. Моннан тыш, тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм квалификацияле җаваплар һәм гамәли киңәшләр ала алды.
Лекциядән соң «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законына нигезләнгән сораулардан һәм гамәли биремнәрдән торган викторина узды. Законны яхшы белү генә түгел, аны конкрет ситуацияләрдә куллана белү дә мөһим.
Викторина җиңүчеләре «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы логотибы белән призлар алдылар. Китапханәдә кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган мәгълүмати материаллар күргәзмәсе оештырылган иде.
Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын тирәнтен белүләрен һәм тәкъдим ителгән бурычларны хәл итүгә креатив якын килүләрен күрсәттеләр.