ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2025 елның 8 марты, шимбә

Хөрмәтле коллегалар, кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән котлыйм! Бу бәйрәм яз, матурлык һәм илһам символы, ул безгә һәрберегезнең көчлелеге, зирәклеге турында искә төшерә.

Сез безнең уртак эшебезгә зур өлеш кертәсез. Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, игелегегез һәм кайгыртучанлыгыгыз аркасында без яңа үрләргә ирешәбез һәм ышаныч белән алга барабыз.

Бу көн сезгә шатлык, елмаю һәм җылы теләкләр китерсен. Тормышыгыз бәхет, мәхәббәт һәм гармония белән тулсын. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм һәр башлангычыгызда уңышлар телим!

Бәйрәм белән, сөекле ханымнар!

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

Тэги: 8 март
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International